Квиз "Кем тиз"
Бу проект Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның туган телләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыру өчен туган телдә тәрбия һәм белем бирүче педагоглар арасында үткәрелгән республика бәйгесе кысаларында тормышка ашырылды. Проектны төзүче: Казан шәһәре Идел буе районының "Катнаш төрдәге 382 нче балалар бакчасы" муниципаль автоном мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә балаларга татар телен өйрәтүче тәрбияче Сабирова Резеда Рафгатовна.
Уенның максаты - гаиләдә һәм балалар бакчасында татар телен өйрәнүгә, үстерүгә һәм саклауга мавыктыргыч биремнәр аша кызыксыну уяту.